Җылы сүз - үзе дәва
Тормышыбызда иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе - ул медицина хезмәткәрләре. Балачактан шуны аңлап үскән Резеда Гафарова мәктәпне тәмамлау белән Яшел Үзән медучилищесына юл ала.
“Кечкенәдән ак халат киеп йөрергә хыялландым. Үзем дәвалаган кешеләрнең шатлыклы йөзләрен күрәсем килде. Табиб булмасам да, шул өлкәдә хезмәт итәм”, - ди ул үзе.
Училище тәмамлаган яшь белгечнең хезмәт юлы республика клиник хастаханәсендә башлана. Анда бер ел хезмәт чыныгуы алгач, язмышы аны Апаска китерә. Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсенең онкология кабинетында шәфкать туташы вазифасын башкара.
“Кайбыч районыннан булсам да, Апасны да үз иттем. Биредә эшли башлавыма да 16 ел булды. Эшемне бик яратып башкарам. Шуңа күрә авырлыгын да сизмим. Онкология белән авыручының күңеле болай да китек була. Ягымлы карашым, җылы сүзем белән юата алуыма да сөенәм мин”, - ди Резеда үзе.
Тырыш, төгәл, тәҗрибәле шәфкать туташының хезмәттәшләре алдында да абруе зур.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев