Зур Күккүз авылыннан Наҗия әби Шәйхетдиновага 95 яшь тулды
Акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, авыл җирлегенең бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
(14 май, “Апастово-информ”).
Наҗия әби сугыш чоры баласы. Дәһшәтле сугыш беткән хәбәрне дә авылда иң беренче булып ул ишеткән. Ул вакытта телефонда дежур торган була.
“Ул елларны мәңге онытасым юк. Халык көтү куарга чыккан иде. Сугыш тәмамлану турында хәбәр килгәч, атылып урамга чыгып йөгердем дә, бар тавышыма “сөенеч” дип кычкырдым. Бик бәхетле көннәремнең берсе иде ул”, - дип искә ала Наҗия әби.
Наҗия әбине гомер бәйрәме белән җитәкчеләр исеменнән авыл җирлеге башлыгы Рузия апа Низамова котлады, иң изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.
Наҗия әби бүгенге көндә кызы Флера апа һәм кияве Ришат абый тәрбисендә хасиятле гомер кичерә.
Тулырак “Йолдыз” битләрендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев