Зур Күккүз укучысы Халыкара олимпиада призеры
Казанда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән X Халыкара татар теле олимпиадасында районыбыздан 2 укучы катнашу бәхетенә иреште.
(27 апрель, “Апастово-информ”).
Апас урта мәктәбеннән Әлфинә Шиһапова һәм Зур Күккүз урта мәктәбеннән Фәнилә Ибраһимова олимпиада биремнәрен үтәделәр, "Юнеско-мирас сагында" темасына проект якладылар һәм төрле очрашуларда, экскурсияләрдә катнаштылар.
Зур Күккүз урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фәнилә Ибраһимова (җитәкчесе: Фәнзилә Миңнуллина) татар теленнән X Халыкара олимпадада призер булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев