Апас егетләре машина йөртү осталыгында сыналды
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерү һәм ныгыту, юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен тәрбияләү максатыннан, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлеге кызыклы бәйге уздырды.
(18 апрель, “Апастово-информ”).
ДОСААФ оешмасы һәм аграр көллият егетләре арасында автомобиль йөртү буенча ярышты.
“Бәйгедә ДОСААФның райондагы автомәктәбенең һәм аграр көллият автомәктәбенең 11 егете катнашты. Катнашучылар 2 этапта ярыштылар. Компьютер артында ни дәрәҗәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Автодромда “Фигуралы автомобиль йөртү" буенча осталыкларын исбатладылар”, - дип хәбәр итте районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар билгеләнде. 1 урында – Вахитов Артур, 2 урында – Яруллин Раил, 3 урында – Вәлиев Назыйр. Алар Дипломнар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы тарафыннан бирелгән Дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев