Апас юлында 3 көндә 4 исерек
Юл сакчылары чаң суга: бу көннәрдә салмыш килеш транспорт белән идарә итүчеләр арткан.
(23 июль, “Апастово-информ”).
Соңгы өч көндә исерткечләр кулланып руль артына утырган 3 шоферга беркетмә төзелгән.
-Ял арасында бәйрәмчә кәеф белән юлга чыгучыларның кәефләрен кырырга бер сәбәп җитте. Юл сакчылары белән очрашып, үзләренең салмыш булуларын танудан башка чара калмады. Уланово-Каратун юлында төнге сәгатьләрдә салмыш ир-ат, Апас-Каратун юлында руль артына исерткечләр кулланып утырган хатын-кыз, Апас- Биеш юлында иртәдән үк “кәефләнеп” чыккан ир-егет белән тагын бер кат юл иминлеге, шоферлар өчен билгеләнгән җаваплылык турында сөйләшергә туры килде. Бер райондашыбыз мотоблокның да шул ук юлда йөрүен, аның белән исерткечләр кулланган хәлдә идарә итәргә ярамавын онытып җибәргән булса кирәк, әлеге шоферга да шул ук 30 мең сум күләмендә штраф, 1,5 елга правасыз калу җәзасы яный., - ди ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев