Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас өлкәннәре кызып-кызып шашка-шахмат уйнады

    Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә 40 өлкән кеше катнашты. Өлкәннәр кызып-кызып шахмат фигураларын, шашка төймәләрен йөртте. Кемдер җиңде, кемдер җиңелү ачысын татыды. Ләкин беркемнең дә күңеле төшмәде. Чөнки бу спорт бәйрәме, очрашу, гапләшү, яңа дуслар табу бәйрәме иде. Узган елдагыдан аермалы буларак, быел ярышта...

    Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә 40 өлкән кеше катнашты.

    Өлкәннәр кызып-кызып шахмат фигураларын, шашка төймәләрен йөртте. Кемдер җиңде, кемдер җиңелү ачысын татыды. Ләкин беркемнең дә күңеле төшмәде. Чөнки бу спорт бәйрәме, очрашу, гапләшү, яңа дуслар табу бәйрәме иде. Узган елдагыдан аермалы буларак, быел ярышта катнашырга теләк белдерүчеләр саны арткан. Беренче генә тапкыр килүчеләр өчен спорт уены аеруча кызыклы, мавыктыргыч. Апастан, ветераннар Советы әгъзасы Рим Халитов та шахмат тактасы артына көндәшенә каршы уйнарга дип тәүге тапкыр утырган. - Уеннар бик күңелле үтте, тагын киләчәкмен, - диде ул. Ә Мәсгуть Маннапов быел бәйгедә бишенче тапкыр катнашты һәм бишенче тапкыр җиңү шатлыгын татыды. - Ярышларны көтеп алам, килгән саен яңа дуслар табам. Җиңүеннән бигрәк аралашуы рәхәт, - ди ул шахмат тактасыннан күзен алмыйча гына. Зур Күккүздән Илсөяр Хәбибуллина да ярышка ел саен килә. Аны күргәч, хатын-кызлар: "Безгә тагын беренче урын эләкми икән инде", - дип шаярышып та алдылар. Чөнки Илсөяр апага зирәклектә, тапкырлыкта тиңнәр юк. Апастан Гөлфара апа Закирова да шашка төймәләрен бик оста йөртә. - Казанга барып та сәләтемне сынап кайттым, район данын якладым. Бүген дә бирешергә исәп юк, - диде ул.

    Ярышның җиңүчеләре түбәндәгечә:

    Шахмат буенча I урынны Фәһим Галиуллин (Апас), II урынны - Радик Сабиров (Зур Күккүз), III урынны - Вәкил Хәсәнов (Каратун) яулады.

    Шашка ярышларында ир-атлардан I урынга - Мәсгуть Маннапов (Апас), II урынга Фәһим Вәлиев (Борнаш), III урынга - Рашат Галәветдинов (Апас) лаек булдылар. Хатын-кызлар арасында I урында - Илсөяр Хәбибуллина (Күккүз), II - Гөлфара Закирова (Апас), III - Миләүшә Вәлиуллина (Апас).

    Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, Россия пенсионерлар бүлегенең Апас бүлекчәсе, район пенсия фонды һәм социаль яклау идарәсенең уртак тырышлыгы белән узган ярыштан һәркем канәгать булып таралды. Өлкәннәрне "Ничек яшисең, ветеран?" хәрәкәте волонтерлары җылы каршы алды һәм озатып калды.

    Ләйлә Шиһабиева. Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: