Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары “Язгы каникуллар” акциясенә кушылды
Балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән “Язгы каникуллар” операциясе кысаларында укучылар катнашында төрле чаралар уза.
(22 март, “Апастово-информ”).
Кисәтү чараларына мәктәпнең “Яшь юл сакчылары” төркемнәре дә кушыла. Апас мәктәбе укучылары да районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәткәрләре белән берлектә юлларда кечкенә җәяүлеләр, шоферлар белән очрашты. Аларга юл кагыйдәләре турында сөйләп, белешмәлекләр тапшырды.
“Төп бурычыбыз язгы каникулларны хәвеф-хәтәрсез үткәрү. Транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аеруча тизлек режимын төгәл үтәргә, уку йортлары, транспорт тукталышлары, сәүдә-күңел ачу комплекслары яныннан узганда бик сак булырга тиешләр. Чөнки балалар юлга кинәт йөгереп чыгарга мөмкиннәр”, - дип кисәтә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев