Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары юл куркынычсызлыгы акциясенә кушылды
Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән оештырылучы чара җәяүлеләр күп йөри торган урыннарда тизлекне контрольдә тотуга һәм юл куркынычсызлыгын кисәтүгә юнәлдерелгән.
(21 май, “Апастово-информ”).
Әлеге глобаль юл куркынычсызлыгы атналыгы 17нче майдан башланып, 23нче майга кадәр дәвам итәчәк. Юл куркынычсызлыгы атнасы киң җәмәгатьчелек игътибарын юл иминлегенә, машина белән идарә иткәндә тизлек режимын контрольдә тотуга юнәлдерү максатыннан оештырыла.
“Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә юл куркынычсызлыгы акциясенә кушылды. Иртән шоферлар, җәяүлеләр белән очрашып әңгәмәләр уздырдык. Куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшердек“, – ди “Яшь инспекторлар“ отряды җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев