Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас районы укытучылары спортта да сынатмый

17 январьда башланып киткән район мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы укытучылар, мәктәп директорлары арасында иң көчле, әзерлекле спортчыларны ачыклый. Чаңгыда вакытка чабуда Борнаш мәктәбе укытучысы Гүзәл Вәлиәхмәтова, Чирмешән мәктәбеннән Фидания Сәфәрова һәм Каратун мәктәбе укытучысы Гөлфия Сираҗиева финиш сызыгын беренче булып үттеләр. Ир-егет укытучылар арасында Руслан Нургалиев (Чүрибураш), Айрат Мәрдәнов (Акхуҗа), Борнаш...

17 январьда башланып киткән район мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы укытучылар, мәктәп директорлары арасында иң көчле, әзерлекле спортчыларны ачыклый. Чаңгыда вакытка чабуда Борнаш мәктәбе укытучысы Гүзәл Вәлиәхмәтова, Чирмешән мәктәбеннән Фидания Сәфәрова һәм Каратун мәктәбе укытучысы Гөлфия Сираҗиева финиш сызыгын беренче булып үттеләр. Ир-егет укытучылар арасында Руслан Нургалиев (Чүрибураш), Айрат Мәрдәнов (Акхуҗа), Борнаш мәктәбе укытучысы Илфат Сөләйманов 1-3 урыннарны бүлештеләр. Гомумкоманда ярышында Каратун, Чүрибураш һәм Йомралы укытучылары җиңде. Аркан тартышуда хатын-кызлар арасында Кызылтау, Апас, Табар Черкене, ир-атлар арасында Апас, Урта Балтай, Биеш мәктәпләре җыелма командаларына тиңнәр юк. Армрестлинг-кул көрәшендә хатын-кыз укытучылар арасында Кызылтау, Сатмыш һәм Апас мәктәпләре вәкилләре иң көчле. Ир-ат укытучылар бәйгесендә Урта Балтай мәктәбе директоры Илфир Гәрәев, Болынбалыкчыдан Рафик Шәяхмәтов, Биеш мәктәбе укытучысы Рәис Хәбибуллин җиңде.

23 январьдә укытучылар Спартакиадасы Апас мәктәбе спортзалында дәвам итте. Волейбол буенча 8 сәгатьлек ярышта Апас, Каратун һәм Биеш мәктәпләренең җыелма командалары җиңде. Дартс ярышында Зур Күккүз, Болынбалыкчы, Биеш мәктәпләре вәкилләре иң мәргән булып танылдылар. Гәүдәне күтәрү хатын-кыз укытучылар ярышында Зур Күккүз, Чүрибураш, Сатмыш, Чирмешән, Олы Бакырчы, Урта Балтайлылар иң яхшы күрсәткечкә ирештеләр. Ир-атлар турникта тартылдылар-иң чыдам һәм көчлеләр - Каратун, Йомралы һәм Сатмыш мәктәбе укытучылары.

Спартакиада программасы буенча район укытучылары бозда шуу, шахмат буенча да үзара иң көчлеләрне ачыкларга тиеш. Февраль аенда район укытучылары җыелма командасы Апас спорт данын Казанда Спартакиаданың финал ярышларында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев