Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас самбочылары җиңеп кайтты

    Казан шәһәрендә самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар үтте. Анда безнең районнан 1996-1997 елгы егет-кызлар катнашты. Нәтиҗәләр сөендерерлек: Апас аграр көллияте укучысы Екатерина Валькова I урынны, Апас мәктәбе укучысы Альбина Сәлимуллина III урынны яулады. Балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбендә самбо серләренә төшенүче, бүгенге көндә Буада белем алучы Тимур Азизов үз...

    Казан шәһәрендә самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар үтте. Анда безнең районнан 1996-1997 елгы егет-кызлар катнашты. Нәтиҗәләр сөендерерлек: Апас аграр көллияте укучысы Екатерина Валькова I урынны, Апас мәктәбе укучысы Альбина Сәлимуллина III урынны яулады. Балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбендә самбо серләренә төшенүче, бүгенге көндә Буада белем алучы Тимур Азизов үз категориясендә 5 урынны алды. Самбо буенча тренер Илгизәр Вәлиуллин яшь спортчыларның уңышлары белән чын-чынлап горурлануын белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: