Апас яшьләре «Алтын алка» боз сараеның тренажерлар залына яратып йөри
Апас «Алтын алка» боз сараеның икенче катында заманча җиһазланган тренажерлар залында 30 га якын төрле спорт җиһазы бар
Биредә тренер-инструкторлар күзәтүендә 14 яше тулган һәркем шөгыльләнә, күнекмәләр үтә ала.
-Залда укудан,эштән буш вакытында көн дәвамында 10-15 яшүсмер үз сәламәтлеге, гәүдә төзлеге турында кайгырта,-ди Боз сарае директоры Рамил Мөхетдинов.
Апас егетләре, яшь көрәшче Булат Вәлиев, Казанда укучы Инсаф Абдуллин яшьтәшләрен алар үрнәгенә кушылырга чакыра.
-Биредә бөтен шартлар шәһәрнекеннән ким түгел,-диләр алар. –Компьютер, телефоннарыгыздан аерылып, үз саулык-тазалыгыгыз турында уйлау күпкә отышлы һәм файдалы!(6+)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев