Апаска “Куркынычсызлык лабораториясе” күчмә комплексы килде
Күчмә комплекс юлда балалар травматизмын киметүгә юнәлтелгән чаралары кысаларында булдырылган.
(24 июнь, “Апастово-информ”).
“Куркынычсызлык лабораториясе” күчмә комплексы бу юлы “Рухият” тәрбия үзәгендә тукталды. Биредә ял итүче балалар юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынады. Балалар уеннарда катнаштылар, теоретик белемнәр тупладылар, шул ук вакытта самокатта, велосипедта куркынычсыз йөрү кагыйдәләре, саклык чараларының мөһимлеге турында мәгълүмат алдылар.
Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зәмдиханов, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Любовь Ананичева сәламләде.
“Юлларда көннән- көн машиналар саны арта һәм урамнарда, юлда йөрү зур игътибарлык, сакчыллык таләп итә. Җәяү йөрүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәве юл куркынычсызлыгының төп нигезе булып тора”, - дип билгеләп узды Рөстәм Зәмдиханов.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Любовь Ананичева белдерүенчә, куркынычсызлык лабораторияләре дүрт ел элек Россия Президенты Владимир Путинның юлда балалар травматизмын киметүгә юнәлтелгән чаралары кысаларында тормышка ашырыла башлаган. Микроавтобус заманча җиһазландырылган, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә велосипед, самокат, конус, интерактив уеннар тупланган.
“Кызганыч, юл һәлакәтләрендә балалар да зыян күрәләр. Моңа бәйле рәвештә, без дә үз чиратыбызда балалар арасында юл-транспорт травматизмны кисәтүне төп максат итеп куябыз. Уку елы дәвамында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып төрле чаралар үткәрәбез, әңгәмә-сөйләшүләр алып барабыз. Җәйге каникуллар чоры аеруча игътибар таләп итә, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев