Апаслылар финалга үтте
Апас мини-футбол җыелма командасы үз тарихында беренче тапкыр зона ярышларында барлык көндәшләрен җиңеп, быел финал ярышларында катнашу хокукы яулады. 7-9 ноябрьдә Кама Тамагында үткән сайлап алу матчларында 1998-1999 елларда туган яшь апаслылар сынатмады. Команда капитаны Азбабадан Владислав Колосанов: -Уенчылар Ринас Хәсәнов, Илназ Нигъмәтуллин, Булат Баязов, Раил Фәхретдинов, Илназ Низамов һәм...
Апас мини-футбол җыелма командасы үз тарихында беренче тапкыр зона ярышларында барлык көндәшләрен җиңеп, быел финал ярышларында катнашу хокукы яулады. 7-9 ноябрьдә Кама Тамагында үткән сайлап алу матчларында 1998-1999 елларда туган яшь апаслылар сынатмады. Команда капитаны Азбабадан Владислав Колосанов:
-Уенчылар Ринас Хәсәнов, Илназ Нигъмәтуллин, Булат Баязов, Раил Фәхретдинов, Илназ Низамов һәм Иван Колосанов финал ярышларына ныклап әзерләнә. Тренер Рөстәм абый Бикмөхәмәтов бик таләпчән безнең, командабыз 8-10 декабрьдә Мамадышта үтәчәк финал ярышларында да призлы урын яулау өчен көрәшәчәк,-ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев