Апаслылар автомобильне дәүләт хезмәтләре порталы аша чиратсыз терки ала
Һәркем үзенә уңайлы вакытка ЮХИДИ бүлегенә килү өчен дәүләт хезмәтләре сайтында гариза тутыра, датасын һәм вакытын сайлый ала.
(13 декабрь, “Апастово-информ”).
Дәүләт хезмәте порталын кулланучылар штрафларның барлыгын белергә һәм шунда ук түләргә мөмкинлек ала. Сервис шулай ук яңа штрафлар турында хәбәрләрне чыгара.
“Транспорт чарасын исәптән төшерү, учетка кую яки теркәү мәгълүматларын үзгәртү – боларның барысын да РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү җиңелрәк. Элек транспорт хуҗалары ЮХИДИ бүлегендә кулдан гариза тутырган, чират көткән булса, хәзер барысы да җиңелрәк: үзегезгә уңайлы вакытка ЮХИДИ бүлегенә килү өчен дәүләт хезмәтләре сайтында гариза тутырасыз, датасын һәм вакытын сайлыйсыз, һәм чиратта көтәргә туры килмәячәк“, – ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгать иткәндә, сез дәүләт пошлинасы өчен 30% ташлама алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев