Апаста 2 сәгатьтә 9 кагыйдә бозучы ачыкланды
Юл сакчылары полиция хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы “Тоннель” операциясенә чыкты.
(5 июль, “Апастово-информ”).
Бу юлы рейд Каратун-Свияжный юлында узды. Иртәнге сәгатьләрдә юлда йөргән барлык транспорт чарасына игътибар бирелде.
“9 кагыйдә бозучы ачыкланды. Алар арасында куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр, төзексез машина белән йөрүчеләр, документсыз юлга чыгучылар бар. Төп игътибар балалар иминлегенә бирелде. Балаларны махсус утыргычта йөртмәүчеләр очрамады”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев