Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста 71нче Законның үтәлеше тикшерелә

71нче Закон таләбен үтәмәгән – әти-әнисе озатуыннан тыш кичке сәгать унбердән соң урамда йөргән балаларга административ җәзалар билгеләнә.

(28 июль, “Апастово-информ”).



Татарстан Республикасының "Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян килүне кисәтү чаралары турындагы" Татарстан Республиканың 71нче Законы нигезендә балигъ булмаганнар 1 сентябрьдән 31 майны кертеп кичке сәгать 10нан иртәнге сәгать 6га кадәр, 1 июньнән 31 августны кертеп кичке сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр өлкән кешеләрдән башка җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел.


“Төн уртасында урамда йөрүче 13 яшьлек бала белән очраштык. Аңа Законны аңлатып, кисәтү ясарга туры килде. Әти-әниләр, өлкәннәр балаларны игътибардан ычкындырмасын, кайчан, кайда булулары белән кызыксынсын иде”, - ди ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев