Апаста 8 шофер правасыз калды
Район мәмәгать суды 8 шоферның эшен карады.Район җәмәгать суды салмыш килеш руль артына утырган 8 машина йөртүчегә җәза биргән.
(27 ноябрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, бу юлы суд каршында М.А.М., Г.А.Н., А.В.Р., А.А.Ю., Н.Р.Р., М.Ш.Р., М.И.Б., Т.И.А. җавап биргән.
Руль артына салмыш килеш утырган машина йөртүчеләр үз гаепләрен танып, үкенүләрен белдерсәләр дә, җәмәгать суды аларны гаепле дип тапкан һәм 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, шулай ук 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм иткән. Аек акыл белән идарә иткәндә дә юлда төрле каршылыклар очрарга мөмкин. Салмыш шофер үзен дә, янәшәдәгеләрне дә икеләтә куркыныч астына куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев