Апаста “Җәяүле” операциясе бара
Районда “Җәяүле” операциясе 20 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр дәвам итә.
(20 октябрь, “Апастово-информ”).
“Җәяүле” оператив-профилактик чарасы җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан оештырыла. Әлеге вакытта профилактик чаралар үткәреләчәк, җәяүленең юлда дөрес йөрүенә, яктылыкны кайтаручы элементлар киюгә игътибар биреләчәк.
“Җәяүлеләрне бәрдерү нәтиҗәләренең иң күп очрагы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Күпчелек очракта киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаган җәяүлеләр гаепле булып чыга. Шуңа күрә яктылыкны кайтаручы элементларга игътибар бирсәгез иде, - дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан җәяүлегә 500 сум штраф каралган. Ә җәяүлегә юл бирмәгән шоферга 2500 сум түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев