Апаста «Автобус» операциясе бара
24 апрельдән 3 майга кадәр республикада, шул исәптән районда да «Автобус» операциясе дәвам итәчәк.
(25 апрель, "Апастово-информ").
Әлеге вакыт эчендә барлык төр автобуслар да тикшереләчәк. Бигрәк тә балаларны йөртүче автобусларга зур игътибар биреләчәк. Бу турыда ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев хәбәр итте.
“Автобус йөртүчеләрнең документларын, рейска чыгарга рөхсәт бирүче таләпләрнең үтәлешен, машинаның техник яктан төзеклеген тикшерәчәкбез. Ике көн эчендә 4 автобус тикшерелде“, – ди Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев