Апаста “Автобус” операциясе башланды
8 июньнән 17 июньгә кадәр республикада, шул исәптән районда да "Автобус" операциясе узачак.
(9 июнь, “Апастово-информ“).
Әлеге бер атна эчендә барлык төр автобуслар да тикшереләчәк. Бигрәк тә балаларны йөртүче автобусларга зур игътибар биреләчәк. Бу турыда ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев хәбәр итте.
“Автобус йөртүчеләрнең документларын, рейска чыгарга рөхсәт бирүче таләпләрнең үтәлешен, машинаның техник яктан төзеклеген тикшерәчәкбез. Ике көн эчендә 5 автобус тикшерелде“, – ди Румбик Гәрәев.
Операциянең максаты - пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау, иминлекне тәэмин итү.
2022 елның 5 аенда Татарстан Республикасы территориясендә автобуслар йөртүчеләр гаебе белән 43 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше үлгән һәм 60 кеше тән җәрәхәтләре алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев