Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Автобус” профилактик чарасы уза

“Автобус” профилактик чарасы автобус йөртүчеләр арасында юл кагыйдәсен бозучыларга чик кую, таләпләрне бозучыларны ачыклау максатыннан оештырыла.

(15 август, “Апастово-информ”).


Агымдагы елның 7 аенда республикада автобус шоферларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләре нәтиҗәсендә, 61 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 72 кеше тән җәрәхәтләре алган. Республика буенча пассажир ташучы транспорт шоферларына 18 мең беркетмә төзелгән. 9 шофер руль артына аек булмаган хәлдә утырган. Бу хакта ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев хәбәр итте.
Районда да юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары тарафыннан даими рейдлар уза.
“Автобус шоферлары тикшерелә. Иминлек барыбыз өчен дә мөһим. Соңгы көннәрдә кагыйдәләрне үтәмәүче ике автобус шоферы белән очраштык. Алар ватык тәрәзәле транспорт чарасы белән идарә иткән”, - диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев