Апаста бәйрәм ялларында 4 салмыш шоферга беркетмә төзелгән
Юл сакчылары чираттагы рейдны Әҗем-Болгаер юлында уздырды.
(14 май, “Апастово-информ”).
Алар Әлмәндәр авылы янында салмыш шофер белән очрашкан.
“Шофер әлегә кадәр дә салмыш килеш руль артына утырган өчен җәза алган иде. Аның өчен 30 мең сум штраф һәм правасыз калу гына аз булган, күрәсең. Ир-егет кабат машинасына утырып юлга чыккан. Һәм кабат исерткечләр кулланган хәлдә. Шоферга беркетмә төзелде. Аңа җәзаны суд билгели. Кабат салмыш килеш руль артына утырган өчен машинаны конфискацияләү җәзасы барлыгын да онытмасагыз иде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев