Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Бала – төп пассажир” акциясе үтте

“Игътибар – балалар” атналыгы кысаларында “Бала – төп пассажир” акциясе оештырылды. “Игътибар – балалар” атналыгы 23 майдан 29 майга кадәр дәвам итә.

(25 май, “Апастово-информ”).


ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев билгеләп үткәнчә, әлеге чара балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен, имгәнүләрне кисәтү, җәйге каникул алдыннан укучыларның да, шоферларның да юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исләренә төшерү максатыннан уза.
“Бала – төп пассажир” акциясенә Апас урта мәктәбенең яшь юл сакчылары да кушылды. Алар ЮХИДИ һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә шоферлар белән аралаштылар, юл иминлеге хакында сөйләштеләр.
Әлеге акция кысаларында узган рейдта Буадан юл куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова да катнашты.
“Акциянең максаты – балаларның иминлеген тәэмин итү, хәвеф-хәтәрләрне кисәтү. Шоферлар белән әңгәмәләр уздырабыз, белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырабыз“,– диде Сиринә Мурзакова.

Иртән балаларын бакчага илтүче әти- әниләрнең кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләренә игътибар ителде. Кызганычка каршы, балаларын махсус утыргычта йөртмәүче, җәяүлеләргә юл бирмәүче шоферлар да очрады. Бу хакта ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев белдерде.
Апас мәктәбе укытучысы Гүзәл Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге яшь юл сакчылары шоферларны юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларны куркыныч астына куймаска чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев