Апаста “Бала-төп пассажир” акциясе уза
Районның ЮХИДИ инспекторлары төп игътибарны яшь пассажирларны машинага утыртып йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә юнәлтәчәк.
(20 июль, “Апастово-информ).
Республикакүләм “Бала-төп пассажир” акциясе 20 июльдән 30нчы июльгә кадәр узачак. Акциянең максаты – балаларның иминлеген тәэмин итү, хәвеф-хәтәрләрне кисәтү.
“Агымдагы елда республика буенча пассажир балалар катнашында 84 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 бала һәлак булган. 95е яраланган. Бәхетсезлек очраклары, гадәттә, тиешле кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. 12 яшькәчә булган балаларны - җиңел автомобильнең алгы утыргычында, ә 7 яшькәчә баланы арткы утыргычта йөртү гәүдә авырлыгына һәм буена туры килгән балалар өчен махсус саклану җайланмаларын кулланып башкарылганда гына рөхсәт ителә. 12 яшькә кадәрге бала автомобильнең арттагы утыргычына да махсус җайланма белән утырырга тиеш. 12 яше тулганнар да иминлек каешын эләктерерү мәҗбүри”, - дип белдерде районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев