Апаста балаларын махсус утыргычта йөртмәүчеләр ачыклана
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре кабат рейдка чыкты.
(21 август, “Апастово-информ”).
Бу юлы төп игътибар балаларны махсус утыргычта йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә бирелә. Рейд көне буе дәвам итәчәк.
“Балаларны махсус утыргычта йөртү дә олыларның бурычы. Улы яки кызының гомерен кайгырткан ата-ана, якынын кайгырткан җаваплы затлар кагыйдә бозуларга бармас иде.
-Машинада барганда, балаларның гомерен саклап калырга махсус утыргычлар ярдәм итә. Тик, ни кызганыч, әти-әниләрнең кайберләре моңа бармак аша карый, - дип белдерде Румбик Гәрәев. (ред.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев