Апаста баланы махсус утыргычта йөртмәүче шоферлар җавапка тартыла
Машинада балаларны махсус утыргычтан башка йөртүчеләр өчен 3 мең сум штраф салына. Быелның 9 аенда гына да шундый төрдәге 31 хокук бозу очрагы теркәлгән.
( 20 октябрь, “Апастово-информ”).
Балаларны махсус утыргычта йөртү дә олыларның бурычы. Улы яки кызының гомерен кайгырткан ата-ана, якынын кайгырткан җаваплы затлар кагыйдә бозуларга бармас иде.
-Машинада барганда, балаларның гомерен саклап калырга махсус утыргычлар ярдәм итә. Тик, ни кызганыч, әти-әниләрнең кайберләре моңа бармак аша карый, - дип белдерде Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев