Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста бер үк җирдә 2 салмыш шофер очраган

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Табар-Черкене юлында салмыш килеш руль артына утырып чыккан машина йөртүченең дә сәфәре уңышсыз тәмамланган.

(13 май, “Апастово-информ”).

Ул юл сакчыларына юлыккан. Тик аның бу гамәле башкаларга һич гыйбрәт булмаган, күрәсең. Районның ЮХИДИ инспекторларына икенче көнне үк, әлеге юлда кабат ике исерек машина йөртүчене тоткарларга туры килгән.

“Көпә-көндез хәмер эчеп руль артына утырган кеше тирә-юньдәгеләргә нинди куркыныч тудырганын уйламый шул. Гадәттә, аек булмаган машина йөртүчеләр хәрәкәт тизлеген арттыра, куркыныч маневрлар ясый, светофорларның юл билгеләре һәм сигналлары таләпләрен санга сукмый, һәм, тикшерүләр күрсәткәнчә, кешеләр җәрәхәтенә һәм үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучылар яки гаепле булалар”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/closeup-car-speed-indicators-in-a-car-at-night_152595537.htm#fromView=search&page=1&position=27&uuid=f01df598-5cd9-4ea3-b6ea-49608809a0e2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев