Апаста чираттагы “Тоннель” уза
ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары тарафыннан уздырылучы “Тоннель” операциясенең чираттагысы 10 июньдә уза.
(9 июнь, “Апастово-информ”).
Иртәнге 6.20-8.20 сәгатьләрдә Казан-Ульян юлының 77нче чакрымында һәр транспорт чарасына игътибар биреләчәк.
“Автобус” операциясе кысаларында, пассажирлар ташучы транспортлар тикшереләчәк. Аларның ни дәрәҗәдә юл таләпләрен үтәвенә нәтиҗә ясалачак”, - ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев