Апаста “Игътибар, балалар!” акциясе бара
22 майдан 5 июньгә кадәр районда “Игътибар-балалар!» профилактик акциясе үтә.
(24 май, “Апастово-информ”).
Чара кысаларында республикада балигъ булмаган пассажирларны машинада йөртү, җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны тыю буенча рейдлар оештырыла.
“Балигъ булмаганнарны юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик акцияләр, юлларда балаларның үз-үзләрен имин тотышы мәсьәләләре ата-аналар җыелышлары оештырылачак. Сәламәтләндерү лагерьларында бәйгеләр, викториналар, балалар өчен юлларда үз-үзләрен имин тоту күнекмәләрен ныгыту буенча башка чаралар узачак”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карауларын таләп итә. Балаларга куркыныч янаган урыннарда, шул исәптән юл кырыйларында аларны күзәтүсез калдырмау, 12 яшькә кадәр баланы бары тик бала өчен махсус креслода, әгәр зуррак булса, куркынычсызлык каешы белән эләктереп йөртү кирәк.
Кисәтү чараларында хәрәкәтнең яшь инспекторлары, педагоглар, ата-аналар һәм ирекле отрядлар катнаша.
“Без балаларны машинада йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлүенә һәм җәяүлеләрнең яктылык кайтару элементларына игътибар бирәчәкбез. Мәктәп һәм балалар бакчалары янында рейдлар үтәчәк”, - ди Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев