Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Игътибар, балалар!“ чарасы 3 июньгә кадәр дәвам итә

“Игътибар – балалар!” операциясе кысаларында төрле профилактик чаралары оештырыла.

(29 май, “Апастово-информ“).


Әлеге чара юлда һәм транспортта балаларның зыян күрүен булдырмау максатында оештырыла. Бу чорда балаларны автомобильдә йөртүгә, балалар бакчалары янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча игътибар ителәчәк. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Рамил Гафуров хәбәр итте.


“Балаларының хәвефсезлегенә игътибар итмәүче әти-әниләр очрап тора. “Игътибар, балалар!“ операциясе барышында да, баласын махсус утыргычта йөртмәүче бер шофер белән очраштык. Шулай ук яше җитмәгән улына машина ышанып тапшырган әти-әни дә кисәтү алды, – ди Рамил Гафуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев