Апаста юл һәлакәтендә җәяүле һәлак булган
Юл һәлакәте 10нчы ноябрь кичендә теркәлгән.
(16 ноябрь. “Апастово-информ”).
Көзге чорда юл куркынычсызлыгы мәсьәләсе район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышында да ассызыкланды.
“Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны таләп итә. Нәкъ менә шушы чорда юл һәлакәтләре ешая, дип искәртте ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Ул 10 ноябрь көнне 17 сәгать 15 минутта Казан-Ульян-Апас-Уланово-Каратун юлының 6нчы чакрымында (6км+200м) кеше үлеменә китергән юл һәлакәте турында мәгълүмат җиткерде.
“Апастан Каратун ягына хәрәкәт итүче Лада Гранта машинасы йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм 61 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте караңгы вакытта юлның яктыртылмаган участогында була. Җәяүледә яктылык кайтаручы элемент булмый. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле һәлакәт булган урында ук үлә. Хәзер тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл кырыеннан баручы җәяүлеләр яктылыкны кире кайтару элементы булган кием кияргә яисә инде махсус шундый предметтан файдаланырга тиеш. Яктылык кайтаручы элементлар җәяүле катнашындагы юл һәлакәтләрен 65 процентка кадәр киметү мөмкинлеге бирә”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Утырышта юлларның торышы, җәяүлеләр арасында куркынычсызлык кагыйдәләре хакында төрле кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһимлеге ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев