Апаста юл сакчылары машинасы ватылып калган ханыма ярдәм иткән
ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы рейд вакытында Апас эчендә машинасы сүнеп калган шофер белән очраша.
(31 декабрь, "Апастово-информ").
Әлеге машинаның йөртүчесе хатын-кыз була. Янында кечкенә баласы да булуы ачыклана. Хезмәткәрләр аңа тиз генә ярдәм итә һәм юлын дәвам итәргә булыша.
"Юлларда андый очраклар күп була. Бигрәк тә һава шартлары үзгәргәндә, буранлы көннәрдә шоферларга игътибарлы булырга тырышабыз. Юллар уңышлы тәмамлансын, өйләргә исән-имин кайтыгыз",- ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкче Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев