Апаста юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары укучылар белән очраша
Җәйге каникуллар алдыннан, район ЮХИДИ бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Анис Гобәйдуллин Апас урта мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрде.
(24 май, “Апастово-информ”).
Ул укучыларга юлны ничек куркынычсыз үтәргә кирәклеге турында сөйләде, пассажирлар, велосипедчылар өчен кагыйдәләр, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар кию кирәклеге турында искә төшерде.
“Җәйге каникуллар - барлык укучыларның яраткан вакыты. Бу вакытта балалар күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр, шуңа күрә юл-транспорт һәлакәтендә катнашу куркынычы берничә тапкыр арта. Балаларның җәйге ялны имин үткәрүләре өлкәннәр кулында”, - ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев