Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итү хакында сөйләштеләр

Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында юл һәлакәтләрен киметү, иминлекне саклау бурычы куелды.

(27 июль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).


Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Булат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә барган утырышта район прокуроры Зөфәр Абитов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, җаваплы җитәкче-белгечләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Утырышта юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп проблемалары, мәгариф оешмаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча башкарылган эшләр хакында чыгышлар яңгырады.

Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев 6 айлык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады.


“Агымдагы елда районда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Вафат булучылар юк, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Юллардагы иминлеккә шоферларның дисциплинасы һәм үзара мөнәсәбәте, каршы як юлга чыгу, тизлек режимын сакламау йогынты ясый, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Румбик Гәрәев сүзләренчә, 6 айда 1402 хокук бозу очрагы теркәлгән. 30 шофер салмыш килеш руль артына утырган. Участок инспекторлары тарафыннан 5 шоферның салмыш килеш юлга чыгуы ачыкланган. 37 шоферга каршы як юлга чыккан өчен беркетмә төзелгән. 10 меңнән күбрәк штрафы булган 15 шофер белән очрашканнар, 1 транспорт чарасына арест салынган.

Район прокуроры Зөфәр Абитов салмыш шоферларга каршы көрәш чараларын катгыйландыру бурычын куйды. Салмыш килеш руль артына утыру очрагы буенча 4 җинаять эше каралып, 2 транспорт чарасының конфискацияләнүен белдерде. Кызганыч, алар арасында нәфис зат – хатын-кыз да бар.

Район мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Алсу Алиуллина балалар травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән эшләр белән таныштырып узды. Районда 18 яшь юл сакчылары отряды эшләвен билгеләп үтте.


-Каратун мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды. Биредә 18 команда 6 этапта көч сынашты. Каратун, Морзалар, Апас, Урта Балтай, Табар Черкене мәктәбе командалары иң әзерлекле дип табылды. Каратун мәктәбенең Адилә Әминова җитәкчелегендәге яшь юл сакчылары Түбән Кама шәһәрендә район данын яклады, - диде ул һәм 6 ай дәвамында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә узган кисәтү чаралары белән таныштырды.


Раиль Гатауллин үз чыгышында район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләде. Балаларны машинада, мәктәп автобусларында йөрткәндә саклык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Шулай ук балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәвенә ирешү өчен чараларны көчәйтергә чакырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов агымдагы елда юлларда башкарылган эшләргә тукталды. Утырышта юллардагы кимчелекләр дә телгә алынды.

Шулай ук иминлекне тәэмин итү өчен җәяүле сукмаклары салу, юл билгеләре урнаштыру хакында да килешенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев