Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста кабат салмыш шофер очраган

Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр һаман да законнарның катгыйлыгын, штрафларның зурлыгын аңлап бетерми.

(4 июль, “Апастово-информ”).


Чираттагы салмыш шофер 29 июнь көнне очраган. Ул Колгына юлында хәрәкәт иткән. Иртәнге сәгатьләрдә үк юлына юл сакчылары чыгар дип уйламаган да, күрәсең.

"Салган килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум административ штраф яный. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче судтан соң өч көн эчендә ЮХИДИ бүлегенә машина йөртү таныклыгын китереп бирергә яисә таныклыгын югалткан булуы турында белешмә тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, җәза срогы тагын да артырга мөмкин, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев