Апаста кабат “Тоннель” уза
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кабат юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклый.
(14 август, "Апастово-информ").
16 августта "Тоннель" Каратун – Ульян юлының 77нче чакрымында чакрымында үтә. 16-18 сәгатьләрдә юл сакчылары юл кагыйдәсен бозучыларга, аеруча да куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләргә, аек булмаган хәлдә руль артына утыручыларга игътибар биреләчәк.
"Куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр, балаларын махсус урындыкта йөртүчеләр очрап тора. Салмыш шоферлар да юлда куркыныч тудыруларын аңлап бетерми. Хәвефсезлеккә юл куймау безнең максатыбыз", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев