Апаста каралтылган тәрәзә белән йөрүчеләрне 1 шофер җәза алган
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тәрәзәләре тиешле таләпләргә туры килмәгән транспорт ияләрен ачыклау буенча рейдлар уздыра. Шундый рейдларның берсе көндезге сәгатьләрдә үтте.
Әлеге операция район эчке бүлеге белән берлектә оештырылды. Тикшерүләр барышында тәрәзәсен үз законы буенча каралтучылар, таләп-кагыйдәләрне бозучыларга җавап бирергә туры килде.
“Автомобиль тәрәзәсен каралту кагыйдәсен бозучыларны 500 сумлык штраф көтүен искәртә. Бер ел эчендә кабат кагыйдә бозган очракта РФ Административ хокук бозу кодексының 19.3 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча эш кузгатыла. Эш судка китә. Бу юлы инде 2-4 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алыну ихтималы да бар. 40 сәгатьтән 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш булырга да мөмкин”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев