Апаста каршы як юлга чыгу кагыйдәләрен бозучылар бар
Ике атна эчендә “встречкага” чыгуга кагылышлы тәртип бозуларның 20 очрагы теркәлгән.
(29 июль, “Апастово-информ”).
“Агымдагы елда районда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Вафат булучылар юк, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Юллардагы иминлеккә шоферларның дисциплинасы һәм үзара мөнәсәбәте, каршы як юлга чыгу, тизлек режимын сакламау йогынты ясый, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Юл һәлакәтләренең күбесе әлеге кагыйдәне бозу аркасында килеп чыга. Ашыгу, “чабу” - аяныч фаҗигага китерә.
“Юлда узу-узышу маневрын ясау зур осталык таләп итә. Юл билгеләренә игътибар итегез. Юлда тыелган урыннарда каршы як юлга чыккан өчен 5 мең сум штраф салына иясә 6 айга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан колак кагарга мөмкиннәр. Ә инде бу административ бозулардан соң яңадан шушындый ук кагыйдәләрне бозсаң, өч елга кадәр ирегеңнән мәхрүм итү янарга да мөмкин”, - ди Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев