Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста каршы як юлга чыгучы шоферлар ачыклана

Районның дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу – иң еш очрый торган кагыйдә бозулар рәтенә керә.

  “Агымдагы елда булган 3 юл һәлакәтенең икесендә шоферлар шушы хатаны кабатлый. Нәтиҗәдә, гомерләр өзелә, язмышлар җимерелә, гаиләләр зыян күрә, якыннары күз яшен түгә, - ди районның дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Юл кагыйдәләрен бозган, узарга чыккан өчен штраф яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

“2025 елда каршы як полосага чыккан өчен штраф 7 500 сум тәшкил итә. Шулай ук транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин. Әгәр хокук бозучы ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан туктатылса, эш судка тапшырылачак, һәм нәкъ менә судья җәзаның төрен һәм күләмен билгели. Әгәр машина йөртүче тиешсез җирдә каршы як полосага ике тапкырдан артык чыга икән, аңа Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 264 маддәсендә каралган җинаять җәзасы яный ала, - ди Румбик Гәрәев.

Каршы як юлга чыгуны кисәтү уңаеннан рейдлар уза. Аларның максаты - каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле кагыйдә бозуларны, административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев