Апаста “Каршы як полоса” операциясе үтте
Ул 18 августтан 24 августка кадәр дәвам итте.
(29 август, “Апастово-информ”).
“Быелның 7 аенда республикада юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 195 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кешенең гомере өзелгән, 317 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган”, - ди районның ЮХИДИ начальнигы Румбик Гәрәев.
18 августтан 24 августка кадәр республикада каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан “Каршы як полоса” профилактик чарасы үткәрелде. Әлеге чарага районның юл сакчылары да кушылды.
“Тиешле таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки ул дүрт айдан алып алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Кагыйдәне бозу кабатланган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный”, - ди Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев