Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста "Куркынычсызлык каешы" операциясе барышында җәзага тартылучылар бар

Районда 11 июньнән "Куркынычсызлык каешы" профилактик чарасы башланып китте. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

(14 июнь, "Апастово-информ")


Әлеге чара юлларда хәвефсезлек булдыру, имгәнүләрдән саклану максатыннан оештырыла. Шоферларның куркынычсызлык каешын эләктереп йөрүе, пассажирлардан да шуны таләп итүләре сорала. Бу хакта ЮХИДИ хезмәткәре Рамил Гафуров белдерде.

"Рейдлар даими уза. Кызганычка каршы, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр бар. Аларны 1 мең сум штраф көтә. Баласын махсус утыргычта йөртмәүче әти-әниләр дә очрый. Аларга 3 мең түләргә туры килә. Махсус утыргычка утыртып та, каешын эләктермәүчеләр бар. Аларга да җаваплылык җитди", - диләр юл сакчылары.

Юлларда сак йөрегез, үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев