Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста куркынычсызлык каешын эләктереп йөрмәүчеләр ачыклана

Апаста "Куркынычсызлык каешы" профилактик чарасы барышында 76 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

(25 июнь, “Апастово-информ“).


Районда 11 июньнән "Куркынычсызлык каешы" профилактик чарасы башланып китте. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

“Әлеге чара юлларда хәвефсезлек булдыру, имгәнүләрдән саклану максатыннан оештырыла. Шоферларның куркынычсызлык каешын эләктереп йөрүе, пассажирлардан да шуны таләп итүләре сорала. Рейдлар даими уза. Кызганычка каршы, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр бар. Бу очракта шоферларны 1 мең сум, юлдашын 500 сум штраф көтә. Баласын махсус утыргычта йөртмәүче әти-әниләр дә очрый. Аларга 3 мең түләргә туры килә. Махсус утыргычка утыртып та, каешын эләктермәүчеләр бар. Аларга да җаваплылык җитди, - ди ЮХИДИ хезмәткәре Рамил Гафуров.

"Куркынычсызлык каешы" профилактик чарасы барышында кагыйдә бозучы 76 шофер һәм пассажир ачыкланган. 3 әти-әни баласын махсус утыргычсыз гына юлга алып чыккан. Алар бар да закон таләп иткәнчә җавап биргән. Бу хакта Рамил Гафуров белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев