Апаста куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүче шоферлар да очрый
Апасның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары юллардагы иминлекне саклау, һәлакәтләргә юл куймау максатыннан рейдларга чыкты.
(16 март, “Апастово-информ“).
“Рейд вакытында 15 кагыйдә бозу очрагы белән очраштык. Арада укылышсыз номер белән йөрүче, техник яктан төзексез машина белән юлга чыккан һәм куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә яратмаган шоферлар бар“, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Шул ук вакытта штрафын вакытында түләмәгән шоферларны ачыклау дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев