Апаста куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр бар
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре рейдлар һәм “Тоннель” операциясе барышында машинада йөрүчеләрнең куркынычсызлык каешын эләктереп йөрүенә аеруча да игътибар бирергә тырыша.
( 20 октябрь, “Апастово-информ”).
Чараларның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык каешларын кулланганда административ хокук бозуларны булдырмауларына ирешү. Россия Федерациясе юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктерегә тиешле һәм пассажирларга да куркынычсызлык каешын эләктерү мәҗбүри.
Агымдагы елның 9 аенда районда, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә яратмаучы 643 шоферга административ беркетмәләр төзелеп, 1әр мең сум күләмендә штраф салынган. Узган ел 416 кеше әлеге кагыйдәне бозган.
-Шоферлар да, пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә өйрәнеп бетә алмый. Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында нәкъ менә иминлек каешының эләктерелмәгән булуы имгәнүгә, күп очракта үлемгә китерә, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев