Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста өлкәннәр йөзү буенча ярышты

Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Дулкын“ бассейнында йөзү ярышлары узды. Биредә лаеклы ялда булган хатын-кызлар һәм ир-атлар катнашты.

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, социаль яклау идарәсе, пенсия фонды бүлекчәсе һәм пенсионерлар Союзының район бүлеге берлектә уздырган әлеге ярышта өлкәннәр теләп катнашты. 
Яңа, заманча бассейнда өлкәннәр әле беренче генә тапкыр ярышты. Сынатмады, сер бирмәде алар. Ярышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде, пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, пенсионерлар Союзының район бүлеге җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин өлкәннәргә уңышлар теләделәр, өлкәннәр көне белән тәбрик иттеләр. 
Хатын-кызлар арасында 1 урынны Апастан Венера Мөхәммәдова, 2 урынны Заготзерно бистәсеннән Гөлбану Фәизова, 3 урынны Апастан Гөлсибә Бактикова, Заготзернодан Әминә Касыймова яулады. 
Ир-атлар арасында 1 урында – Апастан Альберт Зиннәтуллин, 2 урында Апастан Гайса Сабиров, 3 урында Каратуннан Хөҗҗәт Гыйсмәтов. 
Ярышның баш хөкемдары Ринат Шәяхмәтов барлык катнашучыларны тәбрик итте. 
Җиңүчеләргә районның яшьләр эше һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары, медаль һәм бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев