Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста милли көрәш буенча зур бәйге үтте (+фотолар)

    24 гыйнварда Апаста мәктәп Спартакиадасы программасына кертелгән милли көрәш буенча быелгы икенче зур бәйге үткәрелде. Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, спорт мастеры, республика һәм Россия күләмендә берничә тапкыр чемпион булып танылган Ринат Гыйламов призларына үткәрелгән бу ярышка уннан артык мәктәп командасы килде. 100дән артык якын яшь көрәшче ике келәмдә көч...

    24 гыйнварда Апаста мәктәп Спартакиадасы программасына кертелгән милли көрәш буенча быелгы икенче зур бәйге үткәрелде. Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, спорт мастеры, республика һәм Россия күләмендә берничә тапкыр чемпион булып танылган Ринат Гыйламов призларына үткәрелгән бу ярышка уннан артык мәктәп командасы килде. 100дән артык якын яшь көрәшче ике келәмдә көч сынашты. 9 еллык мәктәп командалары арасында Апас, Чүрибураш һәм Кызылтау укучылары, 11 еллыклар арасында Апас, аграр көллият, Кызылтау, Морзалар мәктәп командалары 1-2-3 урыннарны бүлештеләр.

    -Ринат абыйлары призларына булгач-ярышка атлыгып килдек,-ди милли көрәш буенча Кызылтау балалары тренеры Илдар Хәйбуллин.

    -Элек «Йолдыз»дан районда үткән ярышлар турында укып башка мәктәп, авыл малайларыннан бик көнләшә идек,-диләр бу мәктәпнең 1-3 сыйныф укучылары Булат Гайнуллин, Раил Бәдретдинов. Илдар абый яшь чагында үзе дә көрәшче булган, авыл, район, Казан Сабантуйларында күп тапкырлар батыр калган. Безне 3 ел элек җыеп, авыл көрәш командасы оештыруына зур рәхмәт. Директор абый атнага 3 тапкыр мәктәп спорт залында күнекмәләр үткәрә, бүген көрәш түгәрәгенә унбишләп бала йөрибез. Район Сабантуйларында катнашып, берничәбез призлы урын да яуладык инде.

    -Безнең мәктәпкә физкультура укытучысы булып үз эшенең фанаты Илдус абый Садриев килгәч, беренче көнне үк көрәш түгәрәге оештырды. Бүген уннан артык яшьтәшем белән шунда язылып, яратып шөгылләнәм,- ди Кильдураз мәктәбе укучылары Фариз Хузякаев белән Раил Насыйбуллиннар. сыйныфташлары Айрат Хәсәнов та алар фикерен хуплый.

    Илдус Садриев бүген Ындырчы, Бакырчы, Урта Балтай малайларын да көрәшкә тарта, күнекмәләр үткәрә.

    -Мәктәптә укыган елларында көрәшкән бала безгә укырга килгәч тә бу файдалы шөгылен ташламый. Бездә моның өчен бөтен шартлар да бар. Әтием Марат та заманында район Сабантуйлары батыры булды, үзем дә көрәш белән яратып мавыгам,-ди көллиятнең физкультура укытучысы Алмаз Мифтахов.

    Биеш мәктәбе вәкиле, соңгы 3 елда үз үлчәмендә берничә тапкыр батыр калган Раил Фәсхетдинов узган ел әтисе Радикның үз Кубок-призларына районкүләм бәйге үткәрүе белән горурлана.

    Апасның иң яшь көрәшчесе 8 яшьлек Альмир Сабиров:

    -Мәктәптән кайтуга спорт залына күнекмәләргә йөгереп киләм,-ди. -Миңа да монда бик рәхәт һәм күңелле. Үсеп, зур булгач та көрәшне ташламаска уйлыйбыз,- дип кушыла аңа абыйсы Эльмир.

    -Апастан абыйлы-энеле Алмаз һәм Илназ Нигъмәтуллиннар да көрәш түгәрәгенә 4 ел элек килгәннәр иде. Үз үлчәмнәрендә районда хәзер аларга тиңнәр юк,-ди остаз Ринат Гыйламов.

    -Урамда трай тибеп йөрергә, көннәр буе компьютерда уйнап утырырга вакытым да калмый, миңа, әти-әниемә сәламәтлек кадерлерәк. Башкаларны да көрәшкә чакырам-келәмдә һәркемгә дә урын җитәрлек!,-ди Балтайдан Руслан Рузметов.

    Үз үлчәү категориясендә батырлар:

    25 кг.:Альмир Сабиров (Апас); 29 кг.: Булат Гайнуллин (Кызылтау); 32 кг.: Рөстәм Шәмсетдинов (Чүрибураш); 36 кг.: Азамат Мөхәммәтшин (Апас); 40 кг.: Марат Гайнетдинов (Балтай); 43 кг.: Адель Салаватуллин (Апас); 46 кг.: Нияз Алиев (Морзалар); 50 кг.: Данил Нәҗмиев (Апас); 55 кг.: Руслан Рузметов (Балтай), Риназ Хәсәнов (Апас); 60 кг.: Эльназ Ибраһимов (Апас), Ранис Зыятдинов (Апас); 65 кг.: Айдар Дәүләтгәрәев (аграр көллият); 70 кг.: Алмаз Нигъмәтуллин; 70 килограммнан югары авырлыкта-Илназ Нигъмәтуллин (Апас).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: