Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста мөмкинлекләре чикләнгән шашка-шахмат сөючеләр көч сынаштылар

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан аларны 4 декабрьдә район үзәгенә традицион, инде егерменче тапкыр уздырылучы шашка-шахмат турнирына чакырдылар. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре җентекләп әзерләнгән бу ярышта катнашучылар быел нигәдер азрак булып чыкты. -Югыйсә авыл җирлекләре башлыклары да бу турыда...

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан аларны 4 декабрьдә район үзәгенә традицион, инде егерменче тапкыр уздырылучы шашка-шахмат турнирына чакырдылар. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре җентекләп әзерләнгән бу ярышта катнашучылар быел нигәдер азрак булып чыкты.

-Югыйсә авыл җирлекләре башлыклары да бу турыда яхшы хәбәрдар иде бит,-диләр ярышны оештыручылар. -Инвалидларны район үзәгенә алып килү, башка оештыру мәсьәләре урыннарда уңай хәл ителергә тиеш иде…

Бу турнирда катнашкан мөмкинлекләре чикләнгән шашка-шахмат сөючеләр арасында бу юлы күбрәк апаслылар җиңде. Расыйх Латыйпов шашка ярышында икенче, шахматта Фәһим Галиуллин белән Рафаэль Сибгатуллин икенче-өченче урыннар яулады. Хатын -кызлар арасында шашка ярышында тагын бер апаслы-Миләүшә Вәлиуллинага көндәшләр табылмады. Шашка ярышында ир-атлар арасында беренче урыннарны Каратуннан Рәхимулла Гәрәев, шахматта «Заготзерно» бистәсеннән Вәкил Хәсәнов бүлеште.

Ярышларны оештыручылар һәм тамашачылар шашка ярышында бик тә матур уйнап, өченче урын яулаган Үтәмеш ир-егете Алмаз Зыядиев гаиләсенә сокланып туя алмадылар. Балачактан мөмкинлекләре чикле Алмаз бик мәрхәмәтле Оля белән матур гаилә корган. Зыядиевлар тормышка, булганына шөкер итеп яшиләр, яшь гаиләдә сау-сәламәт, бөтерчектәй чая, әти-әниләре кебек үк сөйкемле кызлары-Наилә үсеп килә. Бәхетне аны читтән китереп бирмиләр, аны һәркем үзе таба, үз куллары белән булдыра…

фото:http://go.mail.ru/search_images

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев