Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Мобильник” профилактик операциясе үтә

Ул 3 августтан 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

(4 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Бу көннәрдә районның ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарны машина йөртүчеләрнең телефоннан файдалану белән бәйле кагыйдә бозуларына юнәлтәчәк.“Мобильник” профилактик операциянең максаты - телефоннан сөйләшеп машина йөртү очракларын кисәтү. Чөнки машина белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшү, смслар язу игътибарны читкә юнәлтә. Моңа бәйле рәвештә юлдагы вәзгыять теләсә кайсы мизгелдә машина йөртүченең күз уңыннан югалырга мөмкин. Шул сәбәпле юл һәлакәте яисә күңелсез хәл килеп чыгуы да ихтимал. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә транспорт белән идарә иткәндә машина йөртүчегә техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Бу таләпләрне бозган өчен 1500 сум административ штраф та каралган”, - дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев