Апаста «Мотоцикл» кисәтү операциясе бара
Ике тәгәрмәчле транспорт чаралары белән бәйле юл фаҗигаләрен һәм хокук бозуларны профилактикалау йөзеннән 24 апрельдән “Мотоцикл” операциясе башланды.
(1 май, "Апастово-информ").
Ул 25 майга кадәр дәвам итәчәк.
"Мотоцикл – яшьләр транспорты. Аңлы рәвештә юл кагыйдәләрен бозу аркасында юл-транспорт һәлакәтләренә алар ешрак очрый. Операция барышында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга аерым игътибар биреләчәк", - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев