Апаста мотоциклда җилдерүче яшүсмер җәза алган
ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлларда 15-16 яшьлек мотоциклчы егетләрне дә очратырга туры килә.
(28 июль, “Апастово-информ”).
“Соңгы көннәрдә Азбаба авылы янындагы юлда 16 яшьлек мотоциклчыны туктаттык. Төн уртсында йөрүче яшүсмер медицина күрсәтмәсе бирүдән дә баш тартты”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Районның баш юл инспекторы сүзләренчә, мотоцикл белән идарә итү өчен таныклык бары тик балигъ булганнарга гына бирелә. Правасыз мотоциклда элдертүче яшүсмерләр өчен әти-әнисе җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев